Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада сентябрь ахырына кадәр 60 реклама щитын сүтәчәкләр

Түбән Камада реклама билбордларын сүтү дәвам итә.

Хәзер шәһәрдә 140тан артык билборд бар. Щит хуҗаларының күбесе җир участогы өчен аренданы берничә ел дәвамында түләмәгән. 11 сентябрьдә Тынычлык проспектында дүрт реклама щиты сүтелде.

Соңгы берничә атна эчендә 20дән артык билбордны сүттеләр. Тагын 60ы ай ахырына кадәр алыначак, ди Түбән Кама муниципаль районының эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү идарәсе башлыгы Илнар Сираев. Эшләр суд карары буенча башкарыла.

Билбордларны монтажлау буенча план масштаблы, әмма шәһәр бөтенләй рекламасыз калмаячак. Хәзерге вакытта реклама щитларын урнаштыруның яңа схемасы эшләнә. 25 стационар билборд калыр дип планлаштырыла, тагын бер өлеше медиаэкраннар рәвешендә булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев