Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада шәһәр төзелешенә һәм анда яшәүчеләргә багышланган проект эшли башлады

Әлеге проект кысаларында шәһәрнең төп яшел зоналарында QR-кодлы кублы инсталляцияләр урнаштырылды.

Түбән Камада шәһәр төзелеше һәм аның халкы турында шәһәрнең «Жил, работал и гулял» дигән яңа махсус проекты эшли башлады. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге проект кысаларында шәһәрнең төп яшел зоналарында: «Гаилә» һәм Габдулла Тукай исемендәге паркларда, Лемаев скверында, «Нефтехимиклар» паркында һәм Кама елгасы яр буенда QR-кодлы кублы инсталляцияләр урнаштырылды, алар совет елларында Түбән Камада яшәгән һәм эшләгән 15 кешенең язмышы турында сөйли.

Алар арасында Кәрим Вәлиуллин, Зинаида Златковская, Николай Зеленов, Евгений Королев, Николай Лемаев һәм төзелеп килүче шәһәр файдасына хезмәт иткән тагын ун төзүченең исеме бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев