Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итү программасы билгеле

Шәһәргә - 58 ел.

Якшәмбе, 22 сентябрьдә, Түбән Кама туган көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар 20 һәм 21 сентябрьдә узачак. 

Җомга, 20 сентябрьдә, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнгән ишегалларын тантаналы ачу планлаштырыла. 

Бәйрәм чаралары Кайманов, 2/18 һәм Менделеев, 16, Вахитов проспекты, 32 һәм Төзүчеләр бистәсендә уза. Моннан тыш, капиталь ремонттан соң «Доброволец» яшьләр-яшүсмерләр үзәге ачылачак (Корабельная ур., 25).

18 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә камера оркестрының, «Капелла» вокаль ансамбленең һәм халык уен кораллары оркестрының концерт сезонын ачу планлаштырыла.

Шимбә, 21 сентябрьдә, 9.00 сәгатьтә «Батыр» спорт комплексында Скандинавия (төньяк) йөреше фестивале ачылачак. 12.00 сәгатьтә җиңел атлетика буенча «Кросс наций» йөгереше планлаштырылган.

11.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә Менделеев исемендәге бульварны һәм 27нче микрорайонның җәяүлеләр променадын ачачаклар.

«Айда» экстрим-паркында 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Түбән Кама райдерлары һәм яшь спортчылар катнашында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, парк инструкторларының мастер-класслары узачак.

13 сәгатьтә Яшь тамашачы театрында А. С. Пушкин әкиятенә нигезләнгән «Жил старик со своею старухой» спектакленең премьерасы була. Премьералар шулай ук 22 һәм 23 сентябрьдә узачак.

12дән 16 сәгатькә кадәр «Гаилә» шәһәр паркы территориясендә икенче тапкыр «Игелекле Түбән Кама» хәйрия фестивале узачак. Рәсми ачылыш 14 сәгатьтә планлаштырылган.

Шәһәрнең туган көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы «Манзара» сәүдә үзәге янында урнашачак. 12 сәгатьтән Зур гастрономия фестивале эшли башлый. 

Шинчылар проспектында спорт машиналары һәм мотоциклчылар күргәзмәсе оештырылачак.

Ә 16 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр «Манзара» янында Түбән Кама иҗат коллективлары, Татарстан артистлары Рәсим Низамов һәм Алинә Давыдова катнашында концерт марафоны узачак. Шәһәр халкын бәйрәм белән «Galibri & Mavik» музыкаль дуэты котлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев