Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Шәһәр көне 20 һәм 21 сентябрьдә билгеләп үтелә

Бу атна ахырында Түбән Кама 58 яшен билгеләп үтәчәк.

Төп тантана чаралары 20 һәм 21 сентябрьдә узачак. Программа турында «эшлекле дүшәмбе» дә мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин сөйләде.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, шәһәрне котлауда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары актив катнашачак, алар белән шулай ук танып белү чаралары уздырылачак.

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Камада яңа иҗтимагый киңлекләр ачылачак. Җомга, 20 сентябрьдә, капремонттан соң ишегаллары һәм «Доброволец» яшүсмерләр клубын ачу көтелә. 21 сентябрьдә 27 нче микрорайон променады һәм Менделеев исемендәге бульвар ачылачак.

Спорт программасы да әзерләнгән. 21 сентябрьдә шәһәрдә скандинавия йөреше фестивале, массакүләм йөгерү һәм эко сукмакны ачу, ишегалды футбол командалары турниры, баскетбол һәм волейбол буенча ярышлар, «Батыр» янында «Милләтләр кроссы» җиңел атлетика йөгереше, экстрим-паркта ярышлар һәм дискотека узачак. Көн дәвамында ишегалларында һәм паркларда иҗат коллективлары чыгышларын тыңларга, «Гаилә» паркында «Игелекле Түбән Кама» хәйрия фестиваленә бара алачак. 

Шулай ук шәһәрнең туган көненә мәдәни чаралар да әзерләнде. 20 сентябрьдә музыка көллиятендә концерт сезоны ачыла, 21 сентябрьдә ТЮЗда «Жил старик со своей старухой» спектакленең премьерасы була.

21 сентябрьдә Шәһәр көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы «Манзара» сәүдә үзәге янында урнашачак. 12 сәгатьтән биредә гастрономия фестивале, автомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе, 16 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Түбән Кама артистлары, Рәсим Низамов һәм Алинә Давыдова, Galibri & Mavik дуэты катнашында концерт башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев