Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Сабантуйга бүләк җыю йоласы узды

Бүләк җыю вакытында бию коллективлары һәм актерлар Түбән Кама халкына үзләренең иҗади номерларын күрсәтте.

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Сабантуйга бүләкләр җыю узды.

Бу күптәнге традиция, электән үк авыл урамнары буйлап җигелгән ат белән бәйрәм өчен бүләкләр җыеп йөргәннәр, дип билгеләп үттеләр шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Бүләк җыю вакытында бию коллективлары һәм актерлар Түбән Кама халкына үзләренең иҗади номерларын күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада сабан бәйрәме 18 июньдә мәйданда узачак. 

Программа иртәнге сәгать тугыздан башлана.

Моңа кадәр без Түбән Камада Сабантуй вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк дип язган идек.

Фото: видеодан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев