Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Сабантуй үткәрү тәртибе басылып чыкты

Якшәмбе, 18 июньдә, Түбән Камада шәһәр Сабантуе узачак.

Традиция буенча бәйрәм мәйданда оештырыла, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Милли-мәдәни җәмгыятьләр кунаклар өчен үз мәйданчыкларын әзерләячәк. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне татар эстрадасы йолдызлары Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марат Яруллин, бертуган Юнысовлар, иҗат коллективлары һәм шәһәр солистлары чыгышы көтә.

Төп мәйданда спорт җанатарлары күпсанлы спорт төрләре һәм милли уеннар буенча ярышлар барышын күзәтә алачак, аларның иң мөһиме — милли көрәш.

Шулай ук бәйрәмдә ат чабышы узачак. 

Сабантуй 11:00 сәгатьтә башлана. Трансфер иртәнге сәгать җидедән оештырылачак. Бәйрәмгә бару һәм кире кайту 60 сум тәшкил итә. 
Автобусларның китү пунктлары:

  • «Рамус Молл» сәүдә үзәге;
  • Халык иҗаты йорты парковкасы;
  • Бызов базары;
  • «Якорь» сәүдә үзәге;
  • «Пассаж» сәүдә үзәге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев