Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада парковкадагы буш урыннарны эзли торган ясалма интеллект системасын сыныйлар

Проектны «Информационный центр Нижнекамска» җитәкли.

Түбән Камада парковкадагы буш урыннарны эзли торган ясалма интеллект системасын тест режимында сыный башладылар. Бу хакта «Нижнекамска правда» газетасы хәбәр итә.

Проектны «Информационный центр Нижнекамска» җитәкли.

«Хәзер без ике компания белән пилот проектын эшлибез. Аларның берсе җирле. Алар ике адрес буенча эшлиләр: Җиңүнең 30 еллыгы, 16 һәм Вахитов ур., 23. Ясалма интеллект бу ике адреста өйрәнү үтә», — ди үзәк директоры Максим Шаронов.

Система барлык парковка мәйданчыгының һәм бер машинаның күпме урын алуын билгели һәм бу мәгълүматлардан буш урыннар санын исәпләп чыгара, дип аңлатты эш принцибын чиновник. Ләкин, автомобильче берничә машина урынын алган очракта, система әлегә бутала, дип ачыклык кертә җитәкче.

Хакимиятләр системаны 2024 елда мобиль кушымта яки сайт рәвешендә кертергә өметләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев