Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Нефтехимиклар паркында ремонт башланды

Территория торгызылганнан соң, Нефтехимиклар паркы хәйрия нигезендә Түбән Кама администрациясенә тапшырылачак һәм алга таба паркны муниципалитет караячак.

Түбән Каманың Нефтехимиклар паркы яңартуны көтә. «Нижнекамскнефтехим» территорияне ремонтлауга кереште инде.

Скверда брусчатка, балалар комплексларын торгызу буенча эшләр бара, фонтан касәсе тышчасы яңартыла, койма, эскәмияләр һәм кече архитектура формалары ремонтлана, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Белгечләр газоннар һәм куакларны да тәртипкә китерәләр. Ремонт эшләре барышында паркның фитнес-мәйданчыгы тулысынча яңартылачак һәм барлык тренажерлар яңага алыштырылачак.

«Нижнекамскнефтехим» Нефтехимиклар паркында ремонт эшләрен ноябрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыра.

Территория торгызылганнан соң, Нефтехимиклар паркы хәйрия нигезендә Түбән Кама администрациясенә тапшырылачак һәм алга таба паркны муниципалитет караячак.

Сибурның Түбән Кама предприятиесе «Яшел формула» компаниясенең урман климаты программасы кысаларында паркта яшел үсентеләр утырту эшен дәвам итәчәк.

Элегрәк «Нижнекамскнефтехим» шәһәргә «Дружба» спорткомплексын, «Алмаш» ял базасын, «Факел» спорт залын һәм УСР базасын тапшырган иде. Барлык объектларда да компания хисабына капиталь ремонт үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев