Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Нефтьчеләр көнендә Тынычлык проспекты участогы ябылачак

Бу - Нефтьчеләр көнен үткәрү белән бәйле.

Шимбә көнне, 26 августта, Түбән Камада Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәм уңаеннан Тынычлык проспектында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

13 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр юлның Тынычлык проспекты — Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан Тынычлык проспекты — Җиңүнең 30 еллыгы урамы (ике як та) киселешенә кадәр участогы ябылачак, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм чаралары, шул исәптән концерт, Тынычлык проспектында төзелә торган Боз аренасы янында («Эссен» сәүдә үзәге каршындагы мәйдан) узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев