Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Менделеев урамындагы хастаханәдә вакытлыча флюорография кабинеты эшләми

Флюорографияне Ахтубинская урамы, 11 адресы буенча консультатив-диагностик поликлиниканың 119 нчы кабинетында да үтәргә мөмкин.

Түбән Камада техник сәбәпләр аркасында Менделеев урамы, 46 адресы буенча урнашкан 1 нче поликлиникада флюорография кабинеты вакытлыча эшләми. Бу хакта дүшәмбе, 17 июльдә, хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Флюорографик тикшерүне Төзүчеләр урамы, 10Д адресы буенча урнашкан икенче поликлиниканың 103 нче Кабинетында узарга мөмкин булачак. Шулай ук флюорографияне Ахтубинская урамы, 11 адресы буенча консультатив-диагностик поликлиниканың 119 нчы кабинетында да үтәргә мөмкин.

Флюорография аппаратының кабат эшләү вакыты әлегә билгесез.

«Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. 1 нче поликлиникада флюорография кабинетының эшли башлавы турында алдан хәбәр итәчәкбез», — диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев