Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Красная гвоздика» акциясендә катнашучылар ветераннар өчен 30 мең сум акча җыйды

Ул Хәтер һәм кайгы көне алдыннан берничә көн дәвамында узды.

Түбән Камада «Красная гвоздика» Бөтенроссия акциясенә йомгак ясадылар. Ул Хәтер һәм кайгы көне алдыннан берничә көн дәвамында узды.

Безнең шәһәр урамнарында волонтерлар үтеп баручыларга кызыл канәфер рәсеме төшерелгән значокны сатып алырга һәм аны истәлекле даталарда кияргә тәкъдим иттеләр, шуның белән хәзерге вакытта яшәүче ветераннарга рәхмәтләрен белдерделәр һәм һәлак булганнар турында истәлекне хөрмәтләделәр.

Значокларга төгәл бәя куелмаган, аласы килгән кеше аның өчен теләсә нинди сумма бирә алды. Түбән Камада мондый акция инде өченче тапкыр үткәрелә. Бу юлы 30 мең сумнан артык акча җыелган.

«Бу акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарын реабилитацияләүгә, МХОда катнашучыларга, медикаментларга һәм кыйммәтле аппаратларга китәчәк», — дип сөйләде Түбән Камада «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте координаторы Татьяна Курочкина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев