Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада комиссия подъездларны ремонтлау барышын тикшерде

Бүгенге көндә 54 подъезд тулысынча ремонтланган, 53 подъездда ремонт эшләре алып барыла.

Түбән Камада комиссия күпфатирлы йортларның подъездларын ремонтлау барышы белән танышты. Тикшерүгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм башка җаваплы җитәкчеләр чыкты. 

Беренче эш итеп комиссия Бызов урамындагы 17 нче йортның алтынчы подъездын карады.

«Монда ремонт эшләре тулы куәткә бара. Ә менә шул ук йортның сигезенче подъездында эшләр инде тәмамланган, сыйфаты да яхшы», — дип язган Нәҗмиев.

Шуннан соң ул җитәкчеләр белән Тукай урамындагы 26 нчы йортның подъездында эшләр белән танышты.

«Монда ремонт вакыты буенча бара. Үз чиратында, подрядчыларга эш вакытында тәртипкә китерелергә тиешле вак кимчелекләргә игътибар итәргә онытмаска киңәш иттеләр», — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе.

Быел Түбән Камада 178 подъездда ремонт эшләре планлаштырылган. Подъездларны ремонтлау идарәче компанияләрнең подряд оешмалары көче белән «текущий ремонт зданий» маддәсе буенча җыелган акчалар хисабына башкарыла. 

Бүгенге көндә 54 подъезд тулысынча ремонтланган, 53 подъездда ремонт эшләре алып барыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев