Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада юлларны кардан чистартуга иртән 26 берәмлек техника чыгарылган

Төнге сменада 19 берәмлек техника эшләгән.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сөйләде.

«Юл йөрү өлешен, барлык заездларны чистарттык, себердек. Моннан тыш Субай бистәсендә һәм 46нчы микрорайонда техника эшләде», — дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе.

Иртән сменага 26 берәмлек техника чыкты. Нәҗмиев сүзләренчә, квартал эчендәге юлларны чистарту буенча йорт идарәләре үз эшләрен алып бара.

Тротуарларны кардан чистартуга 6 МТЗ тракторы чыгарылачак.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин торак идарәче компанияләр җитәкчеләренә йорт яны территорияләрен чистарту эшен тикшереп торырга дигән күрсәтмә бирде.

Моңа кадәр без Түбән Кама районы авылларында Яңа ел чыршыларын ачу тәртибе билгеле булды, дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев