Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада юлларны капиталь ремонтлауга 1,5 млрд сум акча биреләчәк

Корабельная, Студентлар, Менделеев һәм Гагарин урамнарындагы юл участоклары һәм аларга якын территорияләр реконструкцияләнәчәк.

2024 елда Түбән Камада сигез километр юл капиталь ремонтланачак. Күп урыннарда эш бара инде.

Быел Түбән Камада юлларга барлыгы 1,5 миллиард сумлык капиталь ремонт ясалачак. Корабельная, Студентлар, Менделеев һәм Гагарин урамнарындагы юл участоклары һәм аларга якын территорияләр реконструкцияләнәчәк.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы буенча Вокзал урамындагы боҗрадан алып Студентлар урамы белән киселешкән җиргә кадәр Корабельная урамындагы юлны ремонтлаячаклар. Студентлар урамын да тәртипкә китерәчәкләр. Бу максатларга федераль бюджеттан 480 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Менделеев урамын — Сөембикә урамыннан Гагарин урамына кадәр төзекләндерүгә республика тагын миллиард сум биргән. Гагарин урамын — Спортивная урамыннан Лесная урамына кадәр юл да ремонтланачак. 

Параллель рәвештә юлдагы чокырларны ремонтлау һәм 16 мең кв. метр мәйданда «карталы ремонт» эшләре бара. Бу җирле бюджет хисабына эшләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев