Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада йортларга капиталь ремонтны октябрьнең беренче декадасында төгәлләргә планлаштыралар

Хәзерге вакытта эшләр 89% ка башкарылган.

2024 елда Түбән Камада 97 йортка капиталь ремонт ясалачак. Шуларның 20сендә җылылык белән тәэмин итүнең инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясалган, 18ендә кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләре тәртипкә китерелгән, 9 йортта су агызу челтәрләре, 13 йортта электр белән тәэмин итү челтәрләре ремонтланган, 11 йортта лифтлар алыштырылган. 31 йортның түбәсенә, 21 йортның фасадларына капиталь ремонт ясалган. Шулай ук фасадларны җылытканнар, учет узелларын һәм янгын куркынычсызлыгы системасын алыштырганнар.

«Быел эш күләме 890 миллион сумга якын булачак, шуның 100 миллионнан артыгы — муниципалитет акчасы, 200 миллионнан артыгы — республиканыкы, калганы — халык акчалары. Бездә эш сыйфатын контрольдә тоту күп баскычлы, башта йортта яшәүчеләр һәм йорт буенча өлкән кешеләр кабул итәргә тиеш, аннары торак-коммуналь хуҗалык департаменты, Дәүләт торак инспекциясе белән төзелеш контроле, аннан соң идарәче компания», — дип сөйләде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Хәзерге вакытта эшләр 89% ка башкарылган. Йортларга капиталь ремонтны октябрьнең беренче ункөнлегендә төгәлләргә ниятлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев