Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада йортларга капиталь ремонт 66 процентка башкарылган

Алты йортта эшләр тәмамланган.

Түбән Каманың күпфатирлы йортларында капиталь ремонт эшләренең гомуми күләме 66% ка җиткән. Алты йортта капиталь ремонт тәмамланган. Бу хакта шәһәр башлыгы Рамил Муллин үзенең телеграм-каналында сөйләде.

«Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен, түбәләрне һәм фасадларны ремонтлау — 15 августка кадәр, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау — 1 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш», — дип язды мэр.

Быел барлыгы 97 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясала.

Фото: Түбән Кама мэры Рамил Муллинның телеграмм-каналы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев