Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Җиңү бәйрәмендә 11 мең кеше катнашты

Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү чакырылган артистлар чыгышы һәм салют белән тәмамланды.

Түбән Кама халкы алдында Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Казан филармониясе солисты Ясмин, VIVA вокаль коллективы чыгыш ясады. Алар сугыш еллары җырларын башкардылар.

Шәһәр халкы алдында шәһәр мэры Рамил Муллин да чыгыш ясады.

«Бу илебезнең иң зур бәйрәме. Минемчә, бу сугышта катнашмаган гаилә юк, һәм без бабаларыбызның ни өчен сугышканын истә тотарга тиешбез. Без бүген аларга «рәхмәт» дип әйтергә җыелдык», — диде шәһәр башлыгы.

22 сәгатьтә шәһәр өстендә 1471 залптан торган бәйрәм фейерверкы яктырды. Салют 6 минут дәвам итте.

Көн дәвамында бәйрәмгә 11 меңгә якын түбәнкамалы килде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев