Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада иң яхшы мурал ясаучы билгеле булды

Иң күп тавыш җыйган өч хезмәт авторларын акчалата бүләкләр көтә.

«Түбән Кама Нефтехим» үткәргән иҗади бәйгенең иң яхшы эскизлары өчен тавыш бирү тәмамланды. Түбән Камада яшәүчеләр иң яхшы өч эскизны социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйгедә 1 урынны «Девушка-лаборантка» авторы Татьяна Леонтьева, 2 урынны «Влюбленная пара» авторы Илсөяр Әхмәдуллина, 3 урынны «Экология и природа родного края» Амалия Григорьева алды.

Иң күп тавыш җыйган өч хезмәт авторларын акчалата бүләкләр көтә: 1 урын — 100 мең сум, 2 урын — 30 мең сум, 3 урын — 20 мең сум.

1 нче урынны алган Татьяна Леонтьеваның эскизы профессиональ рәссамнар тарафыннан эшкәртеләчәк һәм СИБУРның Түбән Кама предприятиесе ярдәме белән Химиклар урамы, 82 нче А йортының фасадын бизәячәк.

«Түбән Кама Нефтехим» ның махсус бүләкләре иң яшь авторларга (18 яшькә кадәрге катнашучыларга) тапшырылачак. Якын арада бәйгене оештыручылар җиңүчеләр һәм яшь катнашучылар белән бүләкләр тапшыру өчен элемтәгә керәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев