Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада илкүләм проект буенча юлларны ремонтлау 65 процентка башкарылган

Быел Вокзал урамы һәм Вахитов проспекты юллары төзекләндерелә.

Түбән Камада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны ремонтлау эшләре 65 процентка башкарылган. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быел илкүләм проект буенча юллар Вокзал урамы һәм Вахитов проспектында капиталь ремонтлана. Участокларның гомуми озынлыгы — 2,2 км, финанслау күләме — 480 млн. сум.

Быел Түбән Кама районында 12 км юл төзекләндерүгә эләккән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев