Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада ике урамны ремонтлауга өстәмә рәвештә 40 млн сумнан артык акча биреләчәк

Быел Түбән Кама районында 12 км юл төзекләндерү программасына кертелгән.

Түбән Камада Вахитов проспекты һәм Вокзал урамында төзекләндерү эшләре тулы куәткә бара. Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 2,2 км тәшкил итә, ә финанслау күләме 480 миллион сум.

Әмма дәүләт сатып алулары сайтында реконструкциягә тагын 41,4 млн сум бүлеп биреләчәге турында тендер барлыкка килде.

Шулай ук анда эшләрнең үткәрелү вакыты да күрсәтелгән. Әйтик, 15 ноябрьгә кадәр Соболековская урамыннан алып Химиклар һәм Вахитов проспектлары киселешендәге боҗрага кадәрге участок, шулай ук Вокзал урамы — Корабельная урамы боҗрасыннан алып, Вокзал урамы — Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр участок яңартылачак. Ике участок та юлларны капиталь ремонтлауның өченче этабына керә.

Быел Түбән Кама районында 12 км юл төзекләндерү программасына кертелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев