Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада җиде ай эчендә хокук бозган 120 электросамокатчы һәм велосипедчыга штраф салынды

ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрә һәм хокук бозучыларны ачыклый.

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре электросамокатларда һәм велосипедларда йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча рейдлар үткәрә.

Ел башыннан бирле шәһәрдә электросамокат һәм велосипед яратучы 120 кеше штрафка тартылган.

Алар барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган: җәяүлеләр кичүе буенча самокаттан яки велосипедтан төшмичә генә кичкәннәр яки икәүләшеп бер транспорт чарасын кулланганнар. Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрә һәм хокук бозучыларны ачыклый.

«Әлеге хокукны бозган өчен 800 сумлык административ штраф каралган. Исегезгә төшерәбез, электр самокаты белән идарә итүче кеше юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы», — дип аңлатты Түбән Кама буенча ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев