Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа завод төзеләчәк

Яңа җитештерүгә 91,2 млрд сумнан артык акча җәлеп ителәчәк.

Түбән Кама районында терефталь кислотасы һәм ТАНЕКО мотор ягулыкларының биокомпонентлары җитештерү заводы төзү планлаштырыла.
Тиешле проект Татарстан Республикасы Инвестиция советы тарафыннан 13 октябрьдә җомга көнне узган утырышта хупланды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте. Бу инвестиция проекты кысаларында шулай ук складлар һәм товар парклары төзү күздә тотыла.

Яңа җитештерүгә 91,2 млрд сумнан артык акча җәлеп ителәчәк. Проект биш ел эчендә гамәлгә ашырылачак дип фаразлана.

Бу көнне ТР Инвестицияләр советы 109,3 млрд сум инвестицияләр белән 8 проектны хуплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев