Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлана

Шулай ук территорияне төзекләндерү буенча да актив эш алып барыла.

Түбән Камада 35а микрорайонында 3 нче номерлы яңа балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланып килә. Аны ел ахырына ачарга планлаштыралар.

Хәзерге вакытта монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән, бинаның фасады тышлана. Параллель рәвештә эчке бизәү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсе матбугат хезмәте.

Шулай ук территорияне төзекләндерү буенча да актив эш алып барыла: асфальт салу, брусчатка җәю һәм 3D-койма монтажлау.

Исегезгә төшерәбез, балалар поликлиникасы төзелеше 2024 елның мартында башланды. Анда участок педиатрлары гына түгел, тар белгечләр дә кабул итәчәк. Шунда ук температуралы авыруларны кабул итү зонасы, анализлар алу, ашыгыч ярдәм кабинетлары, балалар «сәламәтлек үзәге» һәм сөт продуктлары бирү пункты урнашачак.

Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. 

№ 35а // фото: t. me/dgbspcnk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев