Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада фонтаннар сезоны тәмамланды

Кышкы чорга фонтаннарны консервацияләү эшләре башланды.

Түбән Камада шәһәрнең өч мәйданчыгында (Тукай паркы, «СемьЯ» паркы, Лемаев исемендәге сквер) кышкы чорга фонтаннарны консервацияләү эшләре башланды.

Хәзерге вакытта подряд оешмасы камераларны, торбаларны һәм фонтаннар өслеген чистарта, насосларны, насадкаларны, яктырткычларны һәм идарә итү системаларын сүтә.

Моннан тыш, саклагыч конструкцияләр монтажланачак. Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җиһазларны кар-яңгырдан саклау өчен эшләр салкыннар башланганчы алып барыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев