Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада быел Вахитов проспектындагы җимерелгән тротуарны төзекләндерәчәкләр

Эшләр 2023 елның октябренә тәмамланырга тиеш.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз Вахитов проспектындагы бушлык янындагы тротуарның нинди хәлдә булуын күрсәтте. Фотоларны ул «ВКонтакте» дагы «Народный контроль Нижнекамск» төркемендә күрсәтте.

«Вахитов проспекты ясала һәм тротуарны бары тик җөп яктан гына ясыйлар. Вахитов проспектындагы «Пятерочка» дан «Гаилә» паркына кадәр тротуарны ремонтлау кайчан планлаштырыла? Тротуар коточкыч хәлдә, коляскада кыш та, җәй дә йөреп булмый. Якында трамвай тукталышы, кешеләр күп йөри», — дип яза түбәнкамалы.

Сорауга Түбән Кама башкарма комитеты белгечләре җавап бирде, алар әйтүенчә, быел тротуарларны ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эшләр планлаштырылган, шулай ук аерым велосипед юлллары да урнаштырылачак. Эшләр 2023 елның октябренә тәмамланырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев