Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада билбордларны мәҗбүри сүтә башладылар

Түбән Кама урамнарында барлыгы 18 билборд югалды.

Түбән Камада билбордларны сүтү эше дәвам итә. Элегрәк шәһәрдә 150 реклама щиты булган. Аренданы түләмәү сәбәпле, суд милекчеләрне аларны 60 көн эчендә юк итәргә мәҗбүр итте. Әмма күпчелек эшмәкәрләр карарны игътибарсыз калдырды.

Бер көн эчендә Тынычлык проспектында берьюлы 3 реклама щиты юкка чыгачак. Түбән Кама урамнарында барлыгы 18 билборд югалды.

Киләсе елда хакимият эшмәкәрләр өчен яңадан аукцион үткәрәчәк. Шәһәрдә яңа реклама щитлары урнаштырачаклар, ләкин алар күпкә азрак булачак. Моның өчен дизайн-проект, техник таләпләр һәм билбордларның урнашуының бердәм схемасы эшләнгән инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев