Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада бер атна эчендә юл һәлакәтләрендә 15 кеше зыян күргән

13 пациент инфаркт, 16сы инсульт белән хастаханәгә эләккән.

Узган атнада Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтенә 1188 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә 13 пациент инфаркт, 16сы инсульт белән хастаханәгә эләккән, 15 кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән.

Кайнар әйберләргә пешкән 4 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән, ә респиратор авыруларның симптомнарына зарланып 99 пациент килгән. 119 кеше көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган, тагын бер кешене эссе суккан. 

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм бригадалары хастаханәгә 475 пациентны алып килгән, шуларның 207се хастаханәгә озатыла, ә калганнарына медицина ярдәме кабул итү бүлмәсендә күрсәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев