Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада бер атна эчендә юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Бу хакта Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән, 6 кеше кайнар әйбергә пешеп ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм бер кешене эссе суккан.

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәмне 1111 тапкыр чакырганнар, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Шулай ук 11 пациент инсульт, 16 кеше инфаркт белән хастаханәгә озатылган, ә респиратор авыруларның симптомнарына 79 кеше зарланган.

Тагын 102 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Хастаханәгә 431 кеше китерелгән, шуларның 182се хастаханәгә озатылган. Калганнарга исә кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев