Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада бер атна эчендә 60 бала дөньяга килгән

Шуларның унбере башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 60 бала туган. Шуларның унбере башка шәһәрнекеләр, дип хәбәр итә шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, хатын-кызлар консультациясендә 1,2 меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 21 бала һәм 15 әни дәвалана. Бер атна эчендә Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 91 мөрәҗәгать килгән.

Шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 336 кеше мөрәҗәгать иткән, тагын 384 пациентка травмпункт табиблары ярдәме кирәк була. Шулай ук 496 бала ОРВИ диагнозы белән поликлиникага килгән, ә стационар дәвалауда 257 пациент бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев