Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада бер атна эчендә 53 бала дөньяга килгән

Шуларның 18е — башка шәһәрләрдән.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 53 бала туган. Шуларның 18е — башка шәһәрләрдән, дип хәбәр итә Түбән Кама балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Хатын-кызлар консультациясендә 1232 йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 21 бала һәм 13 әни дәвалану үтә. Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 95 мөрәҗәгать килгән.

Моннан тыш, 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә 357 кеше мөрәҗәгать иткән, ә травмпункт табибларына ярдәм сорап 335 пациент килгән. Өстәвенә, 512 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән мөрәҗәгать иткән, стационарда 237 пациент дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев