Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың «База» территориясендә паркур өчен зоналар һәм урам кинотеатры барлыкка киләчәк

Шулай ук театр һәм сәнгать студияләре, коворкинг зоналар һәм лекторийлар урнаштырырга планлаштыралар.

Түбән Камада «База» иҗат киңлеген торгызу дәвам итә. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Түбән Кама мэры һәм Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хәбәр итте.

Мэр сүзләренчә, «База» территориясендә паркур өчен зоналар, урам кинотеатры, театр һәм сәнгать студияләре, шулай ук коворкинг зоналар һәм лекторийлар урнаштырырга планлаштыралар.

«Бу киңлекнең һәр элементында энергия булырга тиеш, чөнки монда төп башкаручы затлар — безнең кешеләр булачак», — диде ул.

Шулай ук Түбән Кама районы башлыгы әйтүенчә, шәһәр җитәкчелеге җәмәгать киңлекләрен оештыру буенча Уфа коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев