Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерү башланды

Махсус комиссия яңа уку елына әзерлекне берничә пункт буенча өйрәнә.

Белгечләр видеокүзәтү системаларының, ашыгыч хезмәт телефоннарының эшен карыйлар һәм видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар архивын тикшерәләр... 

«Ел дәвамында планлы тикшерүләр булып тора. Күзәтчелек органнарының андый тикшерүл әрдә үз программалары бар. Без шулай ук планлы һәм оператив тикшерүләр белән дә, шикаятьләр, ата-аналар мөрәҗәгатьләре буенча да чыгабыз. Аллаһка шөкер, соңгы 3 елда шикаятьләр саны шактый кимеде», — ди Түбән Кама башкарма комитетының «Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе» начальнигы Светлана Андрианова. 

Әйтик, инде быелгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 12 нче балалар бакчасында җитешсезлекләр юк диярлек. Саклау системасы төзек эшли, янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителгән, туклануны оештыруга, белем бирү программасына, хезмәт шартларына дәгъвалар юк. Комиссия шулай ук учреждениенең техник җиһазланышын да бәяләде. 

«Балалар бакчасында уен конструкторлары сатып алынган һәм алар компьютерга тоташтырылган. Программаларны балалар үзләре төзиләр һәм шуның ярдәмендә фигура хәрәкәтләнә башлагач, чын күңелдән куаналар. Шулай ук без интерактив такта да сатып алдык, анда балалар шөгыльләнә һәм программалар төзи», — ди 12 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Марина Ефремова

Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү программасына кагылышлы кайбер кимчелекләр бар. Җитәкчелеккә аны актуальләштерергә, самокат һәм велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен кертергә, балаларга киемнең яктылыкны кире кайтара торган элементлары турында сөйләргә киңәш иттеләр. Шулай ук белгечләр санитар нормаларны үтәүгә игътибар бирергә кирәклеген дә ассызыкладылар.

Комиссия тикшерүләре 10 августка кадәр дәвам итәчәк. 5 көн — шәһәр балалар бакчаларын (алар Түбән Камада — 73) карап чыгуга, 3 көн Кама Аланы бистәсе һәм район учреждениеләрен тикшерүгә багышлана. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы әйтүенчә, гадәттә, кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне тиз арада бетерәләр, чөнки балаларның тормышын һәм сәламәтлеген кайгырту — беренче урында.

Анжелика Степанова
Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев