Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада автобуслар кичке 10га кадәр йөриячәк

1 гыйнвардан Түбән Камада җәмәгать транспорты хәрәкәтенең йөрү вакыты артачак.

Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин «ВКонтакте»да туры эфир вакытында хәбәр итте.

Автобус линиягә 5:45тә чыгачак һәм эшне якынча 22 сәгатьтә төгәлләячәк. Трамвайлар исә иртәнге 5тән 23 сәгатькә кадәр йөрүләрен дәвам итәчәк.

«Бу безнең транспорт реформасын тормышка ашыруның чираттагы этабы. Аңлашыла ки, интервал төрлечә булачак. Пассажир күп вакытта алар — 15-20 минут, ә көндез һәм кичке сәгатьләрдә 30 минут булачак. Үз ягыбыздан без транспорт инфраструктурасына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез», — диде Рамил Муллин.

Моннан тыш, гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча маршрут челтәре белән Шинчылар проспекты да колачланачак. Анда автобусларны киләсе елда ук йөртеп җибәрергә ниятлиләр. Шулай ук Рамил Муллин өстәмә транспорт берәмлекләрен эзләү бурычын куйды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев