Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада август ахырында гомумшәһәр өмәләре үткәреләчәк

Алар 23-25 августта үтәчәк.

23 августтан 25 августка кадәр Түбән Камада предприятиеләр катнашында гомумшәһәр өмәләре уздыру планлаштырыла.

Әлеге чаралар шәһәр территорияләренең санитар-экологик торышын яхшырту максатыннан үткәреләчәк, дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев «эшлекле дүшәмбе» дә.

Җитәкче сүзләренчә, йорт яны территорияләрен һәм кеше күп йөри торган урыннарны тәртипкә китерергә, шулай ук урам-юл челтәренең беркетелгән территорияләрен үсентеләрдән, чүп-чардан һәм реклама продукциясеннән чистартырга кирәк. Ул теләге булган һәркемне өмәләрдә катнашырга һәм ишегалларында да, яшелләндерелгән территорияләрдә дә җыештыруны оештырырга чакырды.

«Без барыбыз да бер шәһәрдә яшибез. Аның чиста, матур һәм уңайлы булуын телибез!», — диде Камил Нәҗмиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев