Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада атна ахырына кадәр барлык социаль объектларга һәм йортларга җылылык бирергә вәгъдә итәләр

750 йортта һәм 240 социаль объектта җылылык бар инде.

Түбән Камада социаль объектларга һәм күпфатирлы йортларга җылылык бирү дәвам итә. 750 йортта һәм 240 социаль объектта җылылык бар инде.

Алда әле эш күп. Батареялар әлегә бер балалар бакчасында, 11 һәм 12 нче мәктәпләрдә, шулай ук «Кванториум»да, автошәһәрчектә һәм диагностика һәм консультация үзәгендә салкын кала.

Торак өлкәсе хезмәткәрләре җылылык бөтен шәһәрдә барлыкка килсен өчен бик зур тырышлык куя. «Татэнерго» җылылык җибәрү эшенә 12 бригада оештырган. 60 хезмәткәр өзеклекләрне күзәтә һәм кыска вакыт эчендә аларны бетерә. Сүз уңаеннан, бу кадәр сандагы хезмәткәрләр озак еллар эчендә беренче мәртәбә җәлеп ителде.

«Атна ахырына кадәр җылылык челтәрләре җылыны бөтен шәһәргә биреп бетерергә вәгъдә итә, җылылык бөтен җирдә булырга тиеш. Шулай ук ике-өч көн эчендә кайнар су булмаган урыннарда кайнар су барлыкка килергә тиеш», — ди Түбән Каманың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Вадим Бровко.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев