Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 58 яңа эскәмия урнаштырылачак

Янәшәгә чүп савытлары да куела.

Түбән Камада Төзүчеләр проспекты буйлап яңа эскәмияләр урнаштыра башладылар. Бу хакта Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе хәбәр итә.

Һәр утыргыч арасындагы ара якынча йөз метр тәшкил итә. Уңайлы булсын өчен, эскәмияләр яктырту фонарьлары булган урыннарда урнаштырылачак.

Барлыгы 58 яңа эскәмия куела. Алар төрле: терәлеп утыра торган һәм терәлми торган. Шулай ук бу утыргычлар янәшәсендә чүп савытлары да куелачак. 

Хәзер КПБ МУП белгечләре эскәмияләр урнаштыра, шуннан соң барлык утыргыч та анкерлар белән беркетеләчәк.

Видеодан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев