Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 50 мең кв. метр социаль ипотека торагын проектлый башладылар

Бу 1 128 фатир.

Түбән Камада ТР Дәүләт торак фонды программасы буенча 50 мең кв. м. социаль ипотека йортын проектлауга керештеләр. Бу 1 128 фатир.

Чәршәмбе көнне Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Рафаэль Игтисамов һәм «Домкор» компаниясенең коммерция директоры Евгений Александров белән Чаллыда гамәлгә ашырыла торган шундый проектлар белән танышты.

«Җиһазлану дәрәҗәсе, чиста бизәлешнең, фасад һәм төзекләндерү эшләренең сыйфаты уңай яктан гаҗәпләндерде. Тиздән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Түбән Кама гаиләләре дә социаль программалар буенча лаеклы дәрәҗәдәге торак сатып алу мөмкинлегенә ия булачак», — дип яза Булатов үзенең «ВКонтакте» дагы битендә.

Фото: vk: Роман Булатов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев