Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 30 торак йортта кайнар су юк

Белгечләр су белән тәэмин итүне тиз арада торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Түбән Камада су трассасында аварияне бетерү сәбәпле, 30 торак йортка кайнар су бирү туктатылды.

Белгечләр су белән тәэмин итүне тиз арада торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр, дип хәбәр итә шәһәрнең «Нижнекамск ВКурсе» паблигы.

Шулай итеп, түбәндәге адрес буенча урнашкан йортларда кайнар су юк:

  • Гагарин ур., 23;
  • Менделеев ур., 11, 13, 13А;
  • Тынычлык пр.,73, 75, 77, 81, 83;
  • Бакый Урманче ур., 29, 31, 33;
  • Төзүчеләр пр., 50, 52, 54, 56, 60;
  • Вокзал ур., 2, 4, 6, 6А, 8, 10, 10А, 12, 14;
  • Корабельная ур., 4, 6;
  • Тукай ур., 9, 11.

Моннан тыш, үзәк җылылык пунктында насос җиһазларын ремонтлау аркасында, 9 торак йортта кайнар суның температурасы һәм басымы төшәргә мөмкин. Болар:

  • Химиклар пр., 102, 104, 106, 108, 110, 112;
  • Кайманов урамы, 11
  • Урман урамы, 23, 25.

Моннан тыш, Менделеев урамы, 39 һәм Химиклар проспекты, 90 адресы буенча урнашкан йортларда кайнар су басымы һәм циркуляциясе белән җитешсезлекләр күзәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев