Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 26 августта Нефтьчеләр көне билгеләп үтеләчәк

Бәйрәм Тынычлык проспектында төзелә торган «Танеко Арена» боз сарае янындагы кырда узачак.

Түбән Камада Нефтьчеләр көненә гастрономия һәм этник фестивальләр, гаилә күңел ачулары һәм концерт оештырыла.

Бәйрәм Тынычлык проспектында төзелә торган «Танеко Арена» боз сарае янындагы кырда узачак.

Фестиваль һәм уен мәйданчыклары 14 сәгатьтән эшли башлый.

Гастрономия фестивалендә түбәнкамалыларны фуд-трак, мастер-класслар, лимонад зонасы, балалар өчен анимация көтә.

Этник фестивальнең үз концерт программасы: монда ярминкә, декоратив-кулланма сәнгать һәм халык сәнгате кәсепләре буенча мастер-класслар, музыка коралларында уйнау, халык уеннары һәм күңел ачулар булачак.

Уен мәйданчыгында гига-дженга уеннары, поролон төзелеше һәм башка күңел ачулар, спектакль, интерактив зоналар планлаштырылган.

16 сәгатьтә сәхнәдә артистлар чыгышы башлана: бу көнне «ТАНЕКО» иҗат коллективлары, Марат Яруллин, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Фирдүс Тямаев, Владимир Пресняков һәм Алена Апина чыгышларын тыңларга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев