Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 2024 елда урамнарда 116 яңа камера барлыкка киләчәк

Түбән Камада «Имин шәһәр» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бу хакта мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов хәбәр итә.

Ул сөйләгәнчә, эшлекле тикшерү вакытында «Нефтехимиклар» паркында видеокүзәтү камераларын урнаштыру эшләренең барышы тикшерелгән, шулай ук якын арада камераларны урнаштыру урыннары билгеләнгән.

«Быел барлыгы 21 юл чатында, 12 җәяүлеләр кичүендә, шулай ук сәүдә үзәкләре һәм иҗтимагый киңлекләр территорияләрендә 116 камера урнаштыру планлаштырыла», — дип яза Максим Шаронов.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә шәһәрдә, халыкның иминлеген тәэмин итү максатларында, өч программа кысаларында урнаштырылган 4,5 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев