Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 2024 елда көйләнмәгән җәяүлеләр кичүләрендә өч светофор куелачак

Түбән Камада районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Аның нәтиҗәләре белән Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов таныштырды.

Шулай, районда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 30% ка кимегән. Әмма самокатлар, велосипедлар һәм башка шундый ук транспорт чаралары белән идарә итүчеләр катнашында һәлакәтләр саны арткан. Аварияләр нәтиҗәсендә район территориясендә барлыгы 6 кеше һәлак булган.

2024 елда шәһәрдә куркынычсызлык чараларын арттыру максатыннан Химиклар, Тынычлык проспектлары һәм Гагарин урамындагы көйләнмәгән җәяүлеләр кичүләрендә төймәле өч светофор урнаштырылачак.

Шулай ук 2-нче промышленная урамының Көньяк урамы белән киселешендә яктырту һәм өстәмә светодиод билгеләре барлыкка киләчәк.

Киләсе елда Түбән Камадан Чаллы ягына чыгуны яктырту планлаштырыла, быел проектлаштыру гамәлгә ашырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев