Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 20 сентябрьгә кадәр 17 км торбаны алыштырачаклар

Шуларның 12се - җылылык трассасы.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьгә кадәр шәһәрдә иң тузган 17 чакрым торба алыштырылачак һәм 35 ЦТП ремонтланачак. Шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында торба үткәргечнең ремонтлана торган участокларының берсеннән видео урнаштырды.

«17 километр озынлыктагы иң таушалган торбаларны быел җәй көне үк алыштырырга карар кылынды: 12се — җылылык трассалары, 5е — кайнар су белән тәэмин итү. Моннан тыш, 35 ЦТП ремонтлыйбыз, шуларның 15ендә технологик җайланмаларны алыштырачакбыз. Эшләрне 20 сентябрьгә кадәр тәмамлыйбыз», — диелә язмада.

Шәһәр җылыту челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итүне яңарту буенча гомуми эш күләме зур: 500 км һәм 250 км. Әмма «Татэнерго» ның төгәл эш планы бар, дип ассызыклый мэр.

«Яңа команда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый һәм план буенча эшли: диагностика үткәрә, шәһәр җылыту сезонына тыныч керсен өчен иң искергән участокларны тәртипкә китерә. Киләсе язда проект институтларыннан аналитика алачакбыз. Бу безгә хәл итү ысулларын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк», — дип сөйләде Түбән Кама мэры.

«Хөрмәтле түбәнкамалылар, мин һәр комментарийны укыйм һәм сусыз калганнарның ачуын да аңлыйм. Без бу проблеманы һичшиксез хәл итәчәкбез», — дип вәгъдә итте Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев