Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 15 км торбаүткәргеч алыштырылачак

Шәһәрдә мең километрдан артык торба алыштыруга мохтаҗ.

Түбән Камада суүткәргеч челтәрләре 80 процентка таушалган. Бу мең километрдан артык торба. Быел шәһәрдә 15 километрны алыштырырга планлаштыралар.

Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин сүзләренчә, аварияләр санын киметү өчен бу җитәрлек түгел. Мэр фикеренчә, коммуникацияләрне әкренләп яңарту өчен елына ким дигәндә 5% торбаны алыштырырга кирәк. Бу якынча 50 километр.

Муллин әйтүенчә, шәхси җылылык пунктларына күчү шәһәргә ярдәм итә алырга мөмкин, моның өчен федераль программаларның кушылуы таләп ителүе ихтимал.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев