Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама халкына «Эластик» тукталышының яңа исемен сайларга тәкъдим итәчәкләр

Түбән Камада тукталыш павильоннарын алыштыру буенча эшләр алып барыла.

Шәһәрдә хәзер барлыгы 160 тукталыш павильоны бар. Аларның күбесе җилдән һәм яңгырдан саклану функциясен үтәми. Моннан тыш, сәүдә нокталары янында урнашкан тукталышлар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми.

«Мондый тукталыш павильоны куркыныч, чөнки алар юл инфраструктурасына якын җәяүлеләр трафигын булдыра. Хәзер мондый тукталышлар сүтелергә һәм традицион, чиста һәм матур павильоннарга алыштырылырга тиеш», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Быел 20гә якын шундый ноктаны сүтеп, 60 яңа тукталыш павильоны урнаштыру планлаштырыла. Яңалык буларак, фасадның өске өлеше яктыртылачак, шуңа күрә барлык элмә такталардагы язуларны тәүлекнең караңгы вакытында укырга мөмкин булачак. Тукталышларның бердәм төсе — графит булачак.

Кайбер тукталышларга яңа исемнәр дә биреләчәк. Мәсәлән, «Эластик» тукталышы шундыйлардан. Хәзерге вакытта тукталышның исемен янәшәдә урнашкан 20 нче мәктәп хөрмәтенә үзгәртү мәсьәләсе карала. Социаль челтәрләрдә сораштыру үткәреләчәк, анда Түбән Кама халкы тукталышларның яңа исемен сайлый яки үз вариантын тәкъдим итә алачак. Шулай ук павильоннарның яңа исемнәрен топографик комиссия белән килештереп, гомуми фикергә киләчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев