Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районының авыл хастаханәсендә стационарлы гериатрия бүлеге ачылачак

Эш барышы белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин танышты.

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында хастаханәне капиталь ремонтлауның икенче этабы башланды.

Биредә 40 урынга исәпләнгән стационары булган гериатрия бүлеге һәм поликлиника ачу планлаштырыла, анда 28 торак пунктта яшәүчеләр дәвалана һәм кирәкле тикшеренүләр үтә алачак.

Эш барышы белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин танышты.

Участок хастаханәсе 1980 елда төзелгән һәм инде күптән яңартуга мохтаҗ булган. Татарстан Республикасы бюджеты бу максатларга 153 млн сум бүлеп бирде. Хәзер икенче этапка керештеләр. Хастаханәдә түбәдән алып коймага кадәр барысы да ремонтланачак. Шулай ук аны иң яңа медицина техникасы белән җиһазландырачаклар.

«Бездә булган өстәмә мәйданнарны исәпкә алып, бәлки, профилакторий юнәлешен үстерербез, ягъни кешеләрнең биргә килеп, махсус дәвалану алу, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге булачак», — диде Түбән Кама мэры, Түбән кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.

Кама Аланы район хастаханәсендә дә зур ремонт ясалачак. Поликлиника бинасында түбә, вентиляция капиталь ремонтланачак. Янгын сигнализациясен һәм подвалдагы инженерлык челтәрләрен дә алыштырачаклар. Бу эшләргә 38,5 млн сум тотылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев