Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама паркларында һәм скверларында кышка кадәр 20 яңа видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак

Хәзерге вакытта 27 җәмәгать урынында 515 камера урнаштырылган.

Түбән Камада видеокүзәтү һәм цифрлы проектлар системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Аны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов үткәрде.

Утырыш барышында «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов «Имин шәһәр» программасы кысаларында шәһәрдә 201 камера урнаштырылган, ел ахырына кадәр тагын 104 камера урнаштыру планлаштырыла, дип сөйләде.

Шулай ук Максим Шаронов «Имин ишегалды» программасында ишегалларында видеокүзәтү камералары урнаштыруны күздә тотуын искәртте. Аның кысаларында дүрт меңгә якын камера урнаштырылган, 2024 елда 198 өстәлгән.

«Иҗтимагый киңлекләр» программасы паркларда, скверларда, променадларда һәм монументларда камералар урнаштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта 27 җәмәгать урынында 515 камера урнаштырылган. Төзекләндерү кысаларында көз көне тагын 20не урнаштыру планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев