Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин турыдан-туры эфирда шәһәр халкының сорауларына җавап бирде

Түбәнкамалылардан кергән сорауларның күбесе шәһәрнең юл инфраструктурасын үстерү, сәүдә үзәкләре каршындагы машина кую урыннарын алу һәм яңа микрорайоннарны яшелләндерү проблемалары турында булды

18 июльдә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин турыдан-туры эфирда шәһәр халкының сорауларына җавап бирде. 

Түбәнкамалылардан кергән сорауларның күбесе шәһәрнең юл инфраструктурасын үстерү, сәүдә үзәкләре каршындагы машина кую урыннарын алу һәм яңа микрорайоннарны яшелләндерү проблемалары турында булды. 

«Машина кую урыннары һәм юл полосасын яңарту темасы әлегә бик катлаулы. Ләкин безгә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк һәм бу мөһим», — диде Рамил Муллин. 

Эфир барышында шәһәр мэры юл инфраструктурасын үстерүгә шактый акча кертелүен ассызыклады. «Бездә 277 мең кеше яши һәм 125 мең машина бар. Шәһәр ишегаллары бу кадәр автомобильгә исәпләнмәгән һәм «Безнең ишегалды» программасы гына бу мәсьәләне хәл итми. Әлеге проблемадан чыгуны мин, беренчедән, яхшы җәмәгать транспорты булдыруда күрәм. Бу юнәлештә без эш алып барабыз. Икенчедән, парковка урыннары мәсьәләсендә түбәнкамалылар белән уртак фикергә килергә кирәк. Тагын бер вариант — муниципаль машина кую урыннары булдыру. Шәһәрдәшләр Казандагы кебек парковка урыннары өчен түләргә әзерме-юкмы — шуны белергә кирәк. Дүртенче чишелеш, минемчә, күпкатлы паркинглар базарын булдыру», — дип үз фикерләрен җиткерде Рамил Муллин. 

Әңгәмәдә шәһәрнең яңа микрорайоннарында яшел зоналар булдыру үтенече белән дә чыктылар. «Рамус Молл» сәүдә үзәге артында сквер булдыру өчен бу җирнең хуҗасы белән без сөйләшүләр алып барабыз, бу скверны бөтен инфраструктура белән ясарга телибез«, — дип ачыклык кертте мэр. 

Шулай ук халык яратып йөри торган урыннарның берсе — Кызыл Чишмә язмышы турында да сүз булды. Киләчәктә бистәне Түбән Каманың визит карточкасы итәргә планлаштыралар. Быел анда Изге Чишмәне реконструкцияли башладылар, ул сентябрьгә тәмамланачак. Киләчәктә Экопарк, Стахеевлар йорты, «Алмаш» базасы белән бергә шәһәр читендәге ял итү зонасы булачак.

Фото vk. com/nknews сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев