Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мэры төзекләндерү буенча күчмә киңәшмә үткәрде

Киңәшмә структура җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән берлектә узды.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин структура җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән берлектә төзекләндерү буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Алар, аерым алганда, Бакый Урманче урамы һәм Мәктәп бульварында булдылар. 

Тиздән Бакый Урманче урамындагы җәяүлеләр юлының Төзүчеләр проспекты белән берләштереләчәге турында газетаның алдагы саннарының берсендә язган идек. Күренекле рәссамның иҗатын исәпкә алып, бу җәяүлеләр юлы бер стильдә бизәләчәк. 

Рамил Хәмзә улы, җәяүлеләр юлын төзекләндергәндә Америка чаганнарын төпләүне, башка декоратив куакларның ботакларын матурлап кисүне бурыч итеп куйды.

Мәктәп бульварында җәяүлеләр юлын өч зонага бүлү күздә тотыла: аллея, сквер һәм мәйданчык. Аллея зонасында җәяүлеләр һәм велосипед юлы янәшә булып, алар «яшел» полоса белән аерылачак. Беренче чиратта, Төзүчеләр скверын төзекләндерү планлаштырыла, аны беренче төзүчеләр, тарихи шәхесләр һәм шәһәрнең Мактаулы гражданнары турында интерактив мәйданчыклар белән тулыландырачаклар. Рамил Муллин мактау тактасына шәһәр халкын гына түгел, район халкын да кертергә тәкъдим итте. 

Фотолар e-nkama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев