Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Бакый Урманче урамындагы йортларны төзекләндерү белән танышты

Тикшерү Бакый Урманче урамындагы 31 нче йорттан башланды.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Бакый Урманче урамындагы йортларны төзекләндерү, шулай ук Тынычлык проспектындагы ишегалды территорияләрен реконструкцияләү эшләренең барышы белән танышты. 

Тикшерү Бакый Урманче урамындагы 31 нче йорттан башланды. Анда 2008 елда капиталь төзекләндерү программасы буенча кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәре ремонтланган, тотылган суны исәпкә алу узеллары урнаштырылган, 2015 елда лифт җиһазлары алыштырганнар. Быел исә, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында, түбәсен һәм фасадын ремонтлау эшләре алып барыла.

Бакый Урманчедагы 24 нче йортта да төзекләндерү эшләре бара. 2016 елда йортта кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, шулай ук су чистарту системалары ремонтланган. 2018 елда җылылык белән тәэмин итү системасы, түбә ремонтланган һәм лифт җиһазлары алыштырылган. Быел капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планы нигезендә, фасады һәм йорт эчендәге электр белән тәэмин итү системасы капиталь төзекләндерелә. 

Йортта яшәүчеләрнең үтенече буенча, гомумйорт милкен капиталь ремонтлау планына кермәгән эшләргә җирле бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелде. Әйтик, бюджет акчалары исәбенә подъездда һәм фатирларда 178 тәрәзә алыштырылачак. 

«Бүген без комиссия белән быел ремонт үткәрелә торган йортларны карадык. Гомумән, җитди проблемалар күрмәдек. Подрядчылар эшли, түләү башкарылган, бурыч — эшне тәмамлау», — диде Рамил Хәмзә улы

Күчмә киңәшмә кысаларында Рамил Муллин шулай ук Тынычлык проспектындагы 52 нче йорт ишегалдында да булды. Биредә төзекләндерү эшләре «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында алып барыла. Хәзер эшчеләр җәяүлеләр юлларында һәм подъездлар янында асфальтны алыштыралар. Шулай ук территорияне төзекләндерәләр. 

«Эшләрнең якынча 70 проценты башкарылган. Графиктан алда барабыз. Август ахырына һәм сентябрьнең беренче декадасына кадәр төп эшләрне тәмамлау бурычы куелды», — дип белдерде Рамил Муллин

Фотолар e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев