Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама мәчетендә намаз уку курслары башланды

Уку ял көннәрендә, көненә өч сәгать узачак.

Түбән Каманың Үзәк мәчетендә намаз уку курслары башланды. 

Уку ял көннәрендә, көненә өч сәгать узачак. Курсларга йөрүчеләр өчен барлыгы 15 сәгать дәрес каралган.

Ирләр һәм хатын-кызлар аерым бүлмәләрдә шөгыльләнә. Укучылар арасында балалар да бар. Түбән Камада мондый курслар беренче тапкыр 8 ел элек үткәрелә башлады. Быел намазны дөрес укырга өйрәнергә теләк белдерүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк, диләр дин әһелләре.

«Бүгенге көнгә якынча 20 ир-ат һәм 80 хатын-кыз килде. Алар өйрәнү юлында беренче адым ясаучылар», — дип билгеләп үтә Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы урынбасары Булат хәзрәт Баһаутдинов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев